Бәләбәйнең сөт эшкәртү предприятиесе Сербиягә 38 тонна каты сортлы сыр озаткан. Шул исәптән, дус илгә 45 процент майлылыктагы 19 тонна “Гауда” сортлы сыр озатылган.
“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Башкортстан үзенең агропродукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый. Шуның 59 проценты майлы продукциягә – май, шрот һ.б. – туры килә. Узган елда агросәнәгать товарларын экспортлау, 2022 ел белән чагыштырганда, 79 процентка арткан.
Шулай итеп, Башкортстан предприятиеләре 338,6 миллион сумлык 748 мең тонна товарларны чит илгә озаткан.
Фото: mgazeta.com