Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 сентябрь , 16:07

Башкортстан ФАПлар саны буенча лидер исемлегендә

Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан ФАПлар саны буенча лидер исемлегендә
Башкортстан ФАПлар саны буенча лидер исемлегендә

Башкортстан илдә фельдшер-акушер пунктлары саны буенча лидерлар исемлегендә. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлыгы Башкортстанда 2085 ФАП исәпләнә. 2019 елдан алып “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында 433 модульле объект ачылган. 2024 ел планнарында 135 яңа пункт булдыру тора. Шуларның 92се урнаштырылган да инде. Ә 2025 елда тагын 134 ФАП ачмакчылар.

Республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә комплекслы киләләр. Беренчел медико-санитар ярдәм сыйфатын яхшырту максатында 2021 елда 558 автомобиль һәм 13908 берәмлек медицина корылмасы сатып алынган. Киләчәктә “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында сатып алуларны дәвам итәчәкләр.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: