Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 сентябрь , 09:50

Яңа сулыш ала "Танып"

Борай районында урнашкан санаторий төзекләндерелә.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Борай авылында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча «Танып» стадионын төзекләндерү эшләре башланды.

Стадионда йөгерү юллары яңартылачак, футбол кыры өчен яңа өслек җәеләчәк һәм яңа футбол капкалары урнаштырылачак. Моннан тыш, монда яңа яктырткычлар барлыкка киләчәк, бу кичке тренировкаларны хәвефсезрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2025 елга тамашачылар трибуналарын һәм стадионның бөтен керү төркемен яңарту эшләре планлаштырылган.

"Әлеге проект спорт белән шөгыльләнү һәм бөтен гаиләнең актив ялы өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Яңартылган стадион Борайда спортны һәм сәламәтлекне яратучыларны җәлеп итәрлек үзәк булыр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: