Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 сентябрь 2024, 09:35

Яңа медпункт ачылды

Кырмыскалы районында милли проект рамкаларында яңа ФАП булдырылды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Кырмыскалы районы Бекетов авылында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта Кырмыскалы районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Медпунктта уңайлы кабинетлар ясалды, яңа заманча җиһазлар һәм техника урнаштырылды. Фельдшер-акушерлык пункты Бекетов һәм Вязовка авылларында яшәүче 500дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Анда пациентлар беренчел медицина ярдәме ала, шулай ук диспансерлаштыруның беренче этабын узарга, ЭКГ үтәргә, рецепт алырга мөмкин.

Моннан тыш, фельдшер халыкка сәламәтлекне саклау, дөрес яшәү рәвеше һәм туклану мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: