Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 сентябрь , 09:45

Сабыйлар өчен балалар мәйданчыгы

Караидел районында барлыкка килде ул.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Караидел авылының Багазка микрорайонында балалар мәйданчыгы ачылды. Аны «Демография»милли проекты буенча төзекләндергәннәр.

Мәйданчыкта нәниләр өчен дә, өлкәнрәкләр өчен дә яңа таган, таулар һәм турниклар урнаштырылган. Балаларны ата-аналар уен комплексы янындагы кибеттән күзәтә алачак.

"Багазка микрорайонында балалар күп. Мәйданчыкка ихтыяҗның күпме булачагы инде хәзер үк күренә, бүген бирегә егетләр күп килде бит. Игелекле эшләр бары тик тырышлыклар берләшкәндә генә мөмкин. Вакытлар узу белән биредә спорт чаралары, мастер-класслар яки бәйрәмнәр оештырырга мөмкин булачак, бу мәйданчыкны бөтен микрорайон өчен тагын да кызыклырак һәм әһәмиятлерәк итәчәк», — дип билгеләп үтте Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: