Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 август , 08:37

Караиделдә табиб амбулаториясе ачылды

Халык өчен бу зур шатлык булды. 

Караиделдә табиб амбулаториясе ачылды
Караиделдә табиб амбулаториясе ачылды

Шушы көннәрдә Караидел районының Магинск авылында тантаналы рәвештә яңа модульле табиб амбулаториясе ачылды.

Бу чарада сәламәтлек саклау министрлыгы, БР Дәүләт Җыелышы, һәм Караидел районы хакимияте һәм үзәк хастаханәсе вәкилләре катнашты.

Магинск амбулаториясе  ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында ачылды. Ул 25 авылда яши торган 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 670е-балалар. Амбулаториядә терапевт Полина Андрияшкина һәм педиатр Клара Хөсәенова бар тырышлыкларын биреп эшлиләр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: