Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 август , 08:43

Дим елгасы аша күпер ремонтлана

Дим елгасы аша күпер ремонтлана
Дим елгасы аша күпер ремонтлана

Дәүләкән районында Дәүләкән – Толбазы автоюлында «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Дим елгасы аша күперне ремонтлый башлаганнар.

Күпернең озынлыгы 205 метрдан артык. Подряд оешмасы күпер астындагы эшләрне башкара - юлчылар тимер конструкцияләрне коррозиядән чистарта, күпернең терәкләрен ныгыта.

Корылмада терәкләрне ремонтлау, пролет төзелешенең тимер-бетон балкаларын алыштыру, бетоннан тигезләүче һәм саклагыч катламнар урнаштыру планлаштырыла.Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова сүзләренә караганда, Дәүләкән районы авылларында яшәүчеләр Дәүләкән район үзәгенә бара торган әлеге күперне ремонтлауны сораганнар.

Ремонт барышында кирәк булганда юлчылар күпернең бер өлешен ябачаклар. Транспорт хәрәкәте бер полоса буенча башкарылачак һәм светофор белән көйләнәчәк. Барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: