«Экспорт 2050: Киләчәк - бүген» дип аталган күргәзмәдә Идел буе федераль округы компанияләре үз продукциясенең 30 дан артык төрен тәкъдим итте. Күргәзмәнең концепциясе бүген нейрочелтәр булдырган компанияләрнең инновацион киләчәген күрсәтүдән гыйбарәт.
Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Ел экспортеры» премиясенең округ этабын бүләкләү тантанасын уздыру кысаларында узды.
Чарада 12 төбәк, азык-төлек, машина төзелеше, химия, текстиль, нефть химиясе сәнәгате, агросәнәгать комплексы һәм икътисадның башка тармакларыннан 60 тан артык предприятие катнашты.
Күргәзмәдә төрле товарларны күрергә мөмкин – уникаль азык-төлек продуктларыннан һәм халык куллану товарларыннан алып энергетика һәм экология өлкәсендә алдынгы технологияләргә кадәр.