Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 август , 11:31

Мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтә?

  Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Быел мәктәп укучыларын нинди яңалыклар көтә, шул хакта.

Мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтә?
Мәктәпләрдә нинди яңалыклар көтә?

 

 

Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Быел мәктәп укучыларын нинди яңалыклар көтә, шул хакта.

 

2 сентябрьдә илебез балалары белем учакларына юл ала – яңа 2024-25 уку елы башлана. Ә дәресләр сишәмбе – 3 сентябрьдән.

 

Быел укыту процессына яңалыклар кертелде.

 Нидән гыйбарәт соң алар?

 

Яңа фәннәр!

 

БР Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, программада ике яңа фән барлыкка килә: «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” һәм «Хезмәт (технология)». Боларга охшаш фәннәр  программада бар иде инде, уку программасы буенча аларга төзәтмәләр кертеләчәк.

Министр белдерүенчә,  җәй дәвамында, бу фәннәрне укыту өчен меңнән артык хезмәт укытучысы һәм шулкадәр үк ВСИН мөгаллимнәре әзерләнгән.

Алар көз көне «Патриот» паркында әзерлек җыеннарында катнашачаклар.

 

Контроль эшләр киметелә.

 

Бөтенрусия тикшерү эшләреннән тыш, контроль эшләр уку вакытының 10 % тан да артыгын алмаска тиеш. Кире очракта, бу тәртип бозуга керә. Бу хакта

Петербургта узган халыкара икътисад форумында  Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев әйтте. Шулай ук, ВПРдан тыш барлык контроль эшләр дә  Рособрнадзор белән килешенергә тиеш.

 

Әлегә кадәр контроль эшләр кайбер мәктәпләрдә уку агышының  35- 40% биләгән булган.

 

Пилотсыз авиация системалары (БПЛА) үзәкләре эше

 

 

Быелгы елдан Башкортстан БПЛА профиленә укыту үзәкләре төзү буенча пилот төбәкләрнең берсе .

 

Аларның берсе Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек колледжында һәм, аннан тыш, 20 мәктәптә махсуслашкан  20 сыйныф (түгәрәкләр) эшли башлый.

500 дән артык укучыны җәлеп итү максат булып тора.

 

 

Мәктәпләрне яңарту

Соңгы 5 елда Башкортстанда  22 мең урынлык  44 мәктәп сафка басты.

Объектларны берләштерү нәтиҗәсендә, 9173 урынлык 65 балалар бакчасы булдырылды.

Быел тагын 3 мәктәп – “Йолдыз” белем бирү үзәге ( Уфа), Иглин авылында  1225 урынлык һәм Туймазыда 500 урынлык 5 санлы мәктәп кулланылышка тапшырыла.

 

Концессион килешүләр нигезендә тагын 7 зур мәктәп төзелә.

Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләүче “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында ике ел эчендә 53 мең балалык  140 мәктәп бинасы төзекләндерелде.

 

Болар өчен федераль бюджет 6,5 млрд сум, Республика  1 млрд сумнан артыграк  акча күчерде.

 

Быел төзекләндерү эшләре алып барылган 31 мәктәпнең бишесе 1 сентябрьдә балаларны кабул итәчәк. Бу Усак-Кичү (Бишбүләк районы), 3 санлы Башкорт республика гимназия-интернаты  (Күмертау), 2 санлы Стәрлетамак лицей-интернаты, Кызыл  Башкирия авылы  (Әбҗәлил районы) һәм 119 санлы Уфа мәктәбе.

Киләсе елда ачыласы 25 мәктәптә зур төзекләндерү эшләре алып барыла.

 

 Июль урталарында Башкортстан РФ Мәгариф министрлыгына  2025, 2026, 2027 елларда мәктәпләрне каптиталь төзекләндерүне сорап гаризалар тапшырылды. Моңа 360 мәктәп бинасы мохтаҗ. Аннан тыш, 2025-2027 елларда балалар бакчаларын капиталь төзекләндерүгә гаризалар әзерләнгән.

 

Транспортта бушлай йөрү

 

 Башкортстанда 1 сентябрьдән 31 майга кадәр (ял, каникул һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алмый 129 көн) күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр  шәһәр транспорты: автобус, трамвай, троллейбусларда бушлай йөриячәк.

Бу мөмкинлекләр олы балага 18 яшь тулганчы яки ул көндезе бүлектә укыса,  23 яшькә кадәр бирелә.

 

Смартфоннар тыела

 

Яңа уку елында дәрестә смартфон куллану тыела.

Моңарчы укытучылар телефоннарны җыеп алырга мәҗбүр иде, ул төрле низаглар китереп чыгарды. Хәзер бу гамәл закон белән ныгытылды.

 

Укытучыларның хокукларын яклау һәм кимсеткән өчен җәза.

 

 

Яңа ук елында, ниһаять, укытучылар әдәпсез укучылардан  законлы рәвештә якланачак, кирәк булса, аларга җәза да бирә алачаклар.

 

Мондый пункт «Мәгариф турында» законга федераль дәрәҗәдә узган елның декабрендә кертелде. Соңрак  укытучы статусы буенча төбәк төзәтмәләре кертелде.

 

Укытучылар турында хәстәрлек

 

Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров  2025 елдан башлап укытучыларга санаторий-курорт учреждениеләренә ике атналык юлламалар бүлүне тәкъдим итте.

 

Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга бу мәсьәләне бер ай эчендә хәл итәргә, программаны әзерләргә кушты.

 Бу яңалык Стәрлетамакта узган укытучыларның республика август киңәшмәсендә иң шәп яңалык буларак кабул ителде.

 

Махсус мәктәп менюлары

 

 1 сентябрьдән  Башкортстан укучылары өчен төп нигезне тәшкил итәчәк биш төр меню булдырылачак.

 

Алар шикәр авыуына, фенилкетонурия, төрле ризыкларга аллергиягә дучар ителгән балалар өчен һәм глютеинсыз һәм сөт кулланмаган махсус менюлар булачак.

Сентябрьдән укучылар рационына  балалар яраткан ризыклар  – авылча бәрәңге, сыер итеннән «Боярские» кәтлитләре,  ялкау голубцы, тавык итеннән  «Наггетсы» кәтлитләре, сыер итеннән «Люля-кебаб», «Сюрприз» эчлекле сырниклары, сайлап кына алынган яшелчәләрдән солянка, итле шулпада пешкән фасольле аш кертелә!

 

Төп туклануга 2 сентябрьдән  «Экоснеки» – сублимацияләнгән җимешләр кертелә.

 

Төбәк мәгариф министрлыгы белдерүенчә, ташламалы категория укучыларга кайнар аш әзерләү өчен 2024 елда 3,7 млрд сум бүленгән. Аның 2,2 млрд сумы федераль бюджеттан булса,  республиканыкыннан – 1,5 млрд сум.

 

Яңа автобуслар

 

 

Соңгы алты елда республика бюджеты исәбенә  714 млн сумга 253 яңа автобус алынган .

 

Тагын 950 сумга 447 мәктәп автобусы алынган. Ел ахырына кадәр безгә тагын 50 яңа автобус кайтачак.

2024 елда республика бюджеты исәбеннән  107,4 млн сумга 17 мәктәп автобусы алынган.

Яңа уку елында  республика буенча 50 206 укучыны 1523 мәктәп автобусы йөртәчәк.

 

Фото: virtualbrest.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: