Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 август , 12:10

Гран-при – “Нәүруз”да”

Авыл матур шундый Зөлфирәләр белән...

Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”

Авыл матур шундый Зөлфирәләр белән...

 

Мәчетле районында эшләп килүче  “Нәүруз” үзешчәннәр халык-уен кораллары оркестры  “Казан сөлгесе” халыкара фестивалендә Гран-при яулады. Бу шатлыклы хәбәр бүген килеп иреште.

 

Ә беренче дәрәҗә дипломны да, шулай ук Башкортстаннан, “Зөбәрҗәт” ансамбле яулады.

 

Бу җиңүгә ышанычлы адымнар белән барган  “Нәүруз” ансамблен  Зөлфирә ханым Сәлимова 2019 елда оештыра. Коллективны 26 кеше - хаклы ялдагы абый-апалар тәшкил итә.

 

Зөлфирә  Сәлимова — үзешчән композитор, шагыйрә, җырчы,  югары категорияле концертмейстер-баянчы. Бу сәләтле ханым “Зөбәрҗәт” халык фольклор ансамбле, «Яшь йөрәкләр» гармуунчылар ансамбле, “Нәүруз” халык-уен кораллары оркестры  җитәкчесе,  Мәчетле районы татарлары милли автономиясе рәисе һәм Мәчетле районы Иҗтимагый палатасы әгъзасы да.

Болардан тыш, Зөлфирә ханым МХО якташларга ярдәм чараларын оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Бу коллективлар “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кыслаларында зур бәя алырлык матур иҗат итә.

 

 Коллектиы белән күрше авылларда концерт куеп, кергән акчаларны МХОга ярдәмгә озаталар.

Республика Халыклар дуслыгы йорты аша  гуманитар йөк белән 28 посылка озаткан кеше  дә ул. Аларны тупауда Мәчетле район кешеләре ярдәм иткән.

 

 Ә инде фестивальгә килсәк, ул Татарстан башкаласында уза 30 августта “Казан сөлгесе” Халыкара җыр-бию сәнгате  фестивалендә катнашучыарның  Гала-концерты узачак.

 

Фестиваль татар халкының җыр-бию сәнгате үрнәкләрен саклау һәм популярлаштыруга, сәләтле кешеләрне ачыклауга багышлана.

2019  елдан фестиваль  ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләр арасында креатив проектлар челтәренә кертелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”
Гран-при – “Нәүруз”да”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: