Башкортстанда мәшгульлек хезмәтләре эшкә урнашу проблемасын комплекслы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрендә мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү турында сөйләгән. Ил буенча тармакны комплекслы модернизацияләү быел «Демография» илкүләм проекты кысаларында старт алды, әмма республикада бу эш сынау режимында 2019 елда ук башланган, дип билгеләп үтте ул.
Мондый үзәкләр инде Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Уфаның Орджоникидзе районында эшли. Комплекслы модернизация проекты буенча республиканың бөтен мәшгульлек үзәкләре челтәре яңа төс алачак, ә бу 68 ноктада.
Бүгенге көндә 36 муниципалитетта хезмәт биналарын ремонтлау эшләре бара. Салават, Дәүләкән, Октябрьский, Калтасы, Ярмәкәй, Кырмыскалыда эшләр ахырына якынлаша.
Ун шәһәрдә һәм районда модульле мәшгульлек үзәкләре төзеләчәк.