Быел республиканың санитария авиациясе 93 очыш ясаган.
Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Ә соңгы биш елда Башкортстан санавиациясе бөтен республика буенча 650дән артык очыш ясаган һәм 12 меңнән артык чакыруларга барган.
“Медицинаның бу юнәлеше республика халкына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Кайвакыт, зыян күрүчене ашыгыч очракларда коткару өчен сәгатьләр, хәтта минутлар санаулы була. Ул чагында бар өмет санавиациягә кала. Монда табиблар 24/7 режимында кизү тора, ял һәм бәйрәмнәрсез эшли. Алар авыруны коткару яки онлайн консультация уздыру өчен теләсә кайсы минутта очарга әзер”, – ди Радий Хәбиров.
Санавиация – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының төп юнәлешләренең берсе. Агымдагы ел башында “Булачак технологияләр форумы”нда Русия Президенты санитария авиациясе географиясен киңәйтү һәм очышлар санын арттыру – профильле ведомстволар алдында торган бурыч, дип белдерде.