Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 август , 09:16

Эшкуар тегү цехларын арттыра

Теләк булса, мөмкинлек табыла, ди ул.

Эшкуар тегү цехларын арттыра
Эшкуар тегү цехларын арттыра

Шәхси эшкуар Зөлфирә Газизова 2011 елдан Башкортстанда мәктәп формасы һәм спорт киемнәре җитештерә.

Уфаның “ОПТРИ” тегү фабрикасының мәйданы – 2 мең кв.метр, ул заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Зөлфирә Газизова 2023 елда Толбазы авылында өстәмә цех ачу өчен гарантия ярдәме белән 22 млн сум кредит алган. 2024 елда ул Зубово авылында 415 кв. м мәйданлы бина сатып алуга 15 млн сум инвестицияләгән.

– Гарантияле ярдәм – ул төбәкнең кече һәм урта бизнес субъектларына үз эшләрен үстерү өчен кирәкле финанс ресурсларын җәлеп итү һәм киңәйтүдә өстәмә мөмкинлек, – ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Шулай итеп, гарантия ярдәме белән эшкуар үз эшен үстерү мөмкинлеге алган. Гарантияле ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында күрсәтелгән.

– Бизнесны киңәйтү киләчәктә җитештерү күләмнәрен арттыру һәм өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Бүген Зубово авылындагы җитештерү бинасында ремонт эшләре бара. Фабриканың яңа цехын төзекләндерү эшләрен быел сентябрь башында тәмамлау күзаллана, – диде Зөлфирә Үзбәк кызы.

Әйтергә кирәк: 2024 ел башыннан республиканың 36 районы эшкуарлары Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә 3,4 млрд сумга якын акча җәлеп итә алган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: