Башкортстанда нефть һәм газ скважиналары өчен корылмалар җитештерүче күрсәткечләрне өч тапкырга яхшырткан.
“Пакер” фәнни-җитештерү фирмасы, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашу сәбәпле, җитештерүнең төп участокларының берсендә нәтиҗәлелекне өч тапкырга арттырган. Хәзер предприятиедә уңышлы практиканы башка җитештерү линияләренә таратырга планлаштыралар.
– Әлеге предприятиедә җитештерүне модернизацияләү 2005 елдан башланды. Ләкин технологик мөмкинлекләрне яңарту гына җитми. Милли проектка керү компаниягә барлык җитештерү процессын оптимальләштерергә һәм югалтуларны киметергә мөмкинлек бирде, – ди икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Төбәк компетенцияләр үзәге белән берлектә фәнни-җитештерү фирмасы берничә бурычны хәл итә алган: төп җитештерү агымын оптимальләштерү, Lean-технологияләр өлкәсендә инструкторларның корпоратив командасын әзерләү һәм дәүләттән ташламалы кредит алу.