27 августта “Уфа-Арена” спорт комплексы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың медицина оешмаларының баш табибларына 135 яңа “Lada Granta” автомобиле ачкычын тапшырды.
– Бүген сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында без медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшырабыз. Бу автомобильләр безнең кешеләргә хезмәт итәчәк. Поликлиникага яки дәваханәгә үзаллы барып җитүе авыр булган кешеләр анда барып җитә алсын, терапевтлар һәм педиатрлар үз пациентлары янына бара алсын. Бу мөһим эш, һәм без аны дәвам итәбез – ел ахырына кадәр тагын 70 машина кайтачак, – диде Радий Хәбиров.
Ул автомобильләрнең берсен карап чыкты. Машиналар авыл җирендә, поселокларда һәм кече шәһәрләрдә яшәүче хәрәкәтләре чикле пациентларга поликлиникаларга һәм дәваханәләргә бару өчен тәгаенләнгән. Алар уңайлылыклары белән аерылып торалар, заманча җиһазландырылган.
135 яңа автомобильдән торган партияне “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында алганнар. Бу максатларга 162,5 млн сум юнәлдерелгән, шуның 134 млн сумы – федераль бюджеттан. 2021 елдан 2023 елга кадәр Башкортстан медицина учреждениеләре 352 автотранспорт алган. 2024 елда барлыгы – 206 җиңел машина, ә 2025 елда 99ны сатып алу планлаштырыла.
Бүген Акъяр, Аскар, Аскын, Баймак, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Бөрҗән, Бүздәк, Бөрҗән, Югары Тәтешле, Югары Яркәй, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Зилаер, Иглин, Исәнгул, Калтасы, Кырмыскалы, Краснокама, Красноусол, Кече Үзән, Мәсәгут, Мишкә, Мраково, Раевка, Стәрлебаш, Толбазы, Учалы, Федоровка, Языково, Яңавыл, Чишмә үзәк район дәваханәләре яңа автомобильле булдылар. Машиналарны шулай ук Уфада, Стәрлетамакта һәм Күмертауда урнашкан медицина учреждениеләре дә алды.