Балкый шәһәр, балкый авыллар!
Республика Башлыгы вазифасында эш башлагач та Радий Хәбиров муниципалитетлар үсеше программаларын тормышка ашыру кысаларында торак пунктларының тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә чакырды. Уңайлы мохит булдыру, һичшиксез, анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта. Моңа уңайлы инфраструктура да, төзекләндерелгән матур парклар, скверлар, ял зоналары да, күңелле һәм халыкны берләштерүче мәдәни чаралар да керә.
2019-2024нче еллар эчендә рспубликада иҗтимагый киңлекләрне яңарту, матурлау һәм төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылды. Моның өчен федераль бюджеттан да зур суммалар җәлеп ителде. Бу исә республика идарә командасының көндәлек җентекле хезмәте нәтиҗәсе.
Син шундый матур, башкалам!
Соңгы елларда башкалада парк, сквер һәм ял зоналарын төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бүленде. Әмма бу юнәлештә заманчалаштыруга, танымаслык булып үзгәртүгә басым ясалмады. Ә киресенчә, төзекләндерү проектларының күбесе элекке архитектураны, тарихи урыннарны мөмкин кадәр саклап калуга юнәлдерелә. Чөнки аларның уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдырганда мөһим роль уйнавы бәхәссез.
Беренчеләрдән булып, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкалабызның “Дубки” скверында “Биюче торналар” фонтаны тергезелде. Ул яңача форматтагы, искиткеч матур яктыртулы-музыкаль фонтанга әйләнде.
1970 еллар башында төзелгән фонтан 2008 елда реконструкциягә ябылган иде. Парк территориясен яңарту эше 2019 елның көзендә республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылды. Төзекләндерү барышында күпъеллык чыршылар янына яңа агачлар утыртылды, гранит таштан юллар җәелде, эскәмияләр урнаштырылды, шулай ук зур, чагу һәм уңайлы балалар һәм спорт мәйданчыклары ачылды, яктылык һәм видеокүзәтү системалары булдырылды.
-Уфаның бу символы озак вакытлар онытылып торды һәм менә хәзер тарихи гаделлек тергезелде, – дигән иде Радий Фәрит улы, уфалылар белән фонтан ачылу шатлыгын уртаклашып.
Башкаланың тагын бер күркәм урыны - Аксаков паркы. Ул да башкалада яшәүчеләрнең күңелләренә якын тарихи почмакларның берсе. Төзекләндерү эшләрен башкарганда парк территориясен берничә зонага бүлделәр. Анда хәзер тарихи аллея, җәйге амфитеатр, әдәби кунаханә, вакыйгалар мәйданчыгы, балалар өчен уен комплексы, баскетбол мәйданы, скейт-парк, ачык китапханә бар. Шулай ук барлык инженер коммуникацияләр эшләнгән. Паркта кече архитектура формалары урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге көндә Аксаков паркында төрле яшьтәге кешеләр өчен дә ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Иң мөһиме, реконструкция вакытында парктагы әһәмияткә ия барлык агачларны да саклаганнар. Ә андагы 1834 елдан бирле үсеп утыручы карагайны махсус архитектура яктылыгы белән дә аерып куйганнар. Төзүчеләр андагы күлне чүп-чар һәм су үсемлекләреннән тазартан, ярларын ныгыткан. Һәм күлдә аккошлар янә үз урыннарын алган.
Паркны төзекләндерү эшләре 243 млн сумга төшкән. Шуның 234,9 млн сумы – федераль бюджеттан.
Башкаладан калышмый башкалар да!
Төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр республиканың башка шәһәрләрендә дә арта бара. Мәсәлән, Яңавылда шәһәр халкы соравы буенча Вокзалдан Чыршылы мәйданга илтүче яңа җәяүле маршрут барлыкка килгән.
–Уңайлы да, матур да. Тап-такыр плитә җәймәдән атлап китеп барганда әле кайчан гына монда күләвекләр җыелып торуын күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аеруча яратты. Кичләрен гел монда алар, – дип сөенә биредә яшәүчеләр.
Октябрьский шәһәрендә тормышка ашырылган искиткеч проектны да телгә алмый үтү мөмкин түгел. Анда буш урында “Звездный” паркы хасил булган. Балалар өчен уен мәйданчыгы, воркаут-зона, скейтпарк, фонтан, йорт хайваннарын йөртер өчен аерым зона, эскиямияләр, күмәк чаралар үткәрү өчен сәхнә – барысы да бар.
Ә Салават шәһәрендә Батырлар аллеясе яңартылган. Иң зур кызыксыну уятканы биредә урнаштырылган диван-атынгычлар булгандыр. Яңалык һәрвакыт игъибарны җәлеп итә шул. Шулай ук эко-стильдәге балалар мәйданчыгы да, ретро-гирляндалар да салаватлыларның күңеленә хуш килгән.
Авылларда парклар да бар
Авылда төпләнү өчен йорт салу һәм туган җиреңнең патриоты булу гына җитми. Социаль-икътисади шартлар тудырылу белән бергә, авыл җирендә дә ял итәр урыннар булырга тиеш. Һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы аларны булдыруга мөмкинлекләр бирә.
Мәсәлән, Дуван районы Мәсәгуть авылында Әй елгасы яр буенда җәяүлеләр зонасы булдырылган. Асфальт һәм брусчатка җәелгән, эскәмияләр урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган.
Кыйгы районы Югары Кыйгы авылы халкының да күптәнге хыялы тормышка ашкан. Анда Яшьләр аллеясе барлыкка килгән.
–Яшьләр аллеясе авылыбызның үзәк бизәгенә әйләнде. Биредә яшь әниләрнең балалары белән ял итеп йөрүен күрү үзе күңелле, – ди Сөмбел Ибраһимова.
Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында да нәкъ“Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы кысаларында 2020 елда Яшьләр паркы барлыкка килгән. Моның өчен барлыгы 10132943 сум акча тотылган. Шуның 9433769 сумы –федераль бюджеттан, 192525 сумы – республика бюджетыннан һәм 506647 сумы район бюджетыннан бүленгән.
Бүген инде парк Стәрлебаш халкының яраткан ял итү урынына әйләнеп өлгергән. Андагы балалар мәйданчыгының да, тренажерлар урнаштырылган спорт мәйданчыгының да буш торганы юк. Дуслар белән биредә очрашып, вакытны күңелле уздырыр өчен хәтта яңгыр комачаулый алмый. Чөнки резин җәймәләр пычрактан һәм хәвеф-хәтәрдән саклый. Балалар биредә иркенләп роликларда, велосипедларда, самокатларда йөри. Үрмәләргә яратучылар өчен турниклар әзер. Без паркта очраткан Эмилия Колмөхәммәтова һәм игезәк кызлар Айлида һәм Айлина Гатауллиналар әлеге шөгыльне үз итә икән.
–Монда килергә нык яратабыз. Без әнә якында гына урнашкан балалар бакчасында бергә йөрдек. Хәзер төрле классларда укыйбыз, әмма элеккечә дусларбыз. Гимнасткалар булмасак та, турникларда трюклар эшлибез, – дип берсен-берсе уздырып сөйләде кызлар. Һәм үзләренең трюкларын да бик теләп эшләп күрсәттеләр.
Яшьләр микрорайоны дип юкка аталмый. Биредә яшь гаиләләр йорт төзеп, үз дөньясын кора. Димәк, Стәлебашның бу почмагында үсмерләр һәм балалар аеруча күп. Шуңа да паркның кичке якта да буш торган юк.
Моннан биш ел элек, республика белән җитәкчелек итә башлау белән, Радий Хәбиров республика күләмендә җәмәгатьчелек киңлекләрен булдыру һәм төзекләндерүгә зур игътибар бүлә башланган иде. Бүген халык өчен бик кирәкле булган әлеге эшнең матур нәтиҗәләрен күрәбез.
–Мин республика буйлап күп йөрим. Һәм безнең чыннан да чагыштырыр нәрсәләр күп. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз күркәмләнә, яңа парклар, аллеяләр, скверлар барлыкка килә. Халкыбызның яраткан ял итү урыннары яңа сулыш ала. Соңгы биш ел эчендә “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча без Башкортстанда 683 объект төзекләндергәнбез. Әлеге проектны тормышка ашыруга киткән 7 млрд сумның 91%ы –федераль бюджеттан, –ди төбәк Башлыгы.
Һәм агымдагы елга планлаштырылган 123 проектның 56 сы– авылларда тормышка ашырылачак. Димәк, шәһәрләрдә генә түгел, алардан шактый ерак урнашкан авылларда да итек түгел,ә түфли киеп, ашыкмый гына атлар, мәдәни-күмәк чаралар карап ял итәр, кунакларга күрсәтер урыннар артачак. Кыскасы, күләвекләр һәм җимерек асфальт, ә күп җирдә гомумән, нибары сукмаклар гына булган урынарга алмашка заманча иҗтимагый киңлекләр килә.