Уфаның «Метта» кәнәфиләр җитештерү предприятиесе ил башлыгы Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты ярдәмендә җитештерүне арттырды. Хезмәтне оештыруның яңа ысуллары компаниянең слесарьлык бүлегендә 2022 елда кертелә башлады, аннары башка бүлекләрдә кулланыла башлады.
Аерым алганда, алар кул хезмәтен киметүгә, конвейер системасын гамәлгә кертүгә кагыла. Процесс вакыты 15%ка кыскарган, төгәлләнмәгән җитештерү өлеше – яртылаш диярлек. Милли проект төбәк компетенцияләр үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла.