Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 август , 10:55

Ишембайда мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелде

Эшләр 2023 елда башланган иде.

Ишембайда  мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелде
Ишембайда мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелде

    24 августта Ишембайга эш сәфәре вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Александр Матросов исемендәге  мәдәният һәм ял паркында булды. Аны "Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерәләр.

    Паркны төзекләндерү эшләре 2023 елда башланган. Төзүчеләр төп фонтан территориясен тәртипкә китерделәр, җәяүлеләр йөри торган сукмакларны яңарттылар, ял итү урыннарын җиһазладылар, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерделәр, яктырту һәм видеокүзәтү системаларын монтажладылар.

    Икенче этап кысаларында 2024 елда паркта “Өч касә” фонтаны тирәли зонаны төзекләндерделәр, сәхнә, бакчалы мәйданчыгы булган  павильон тергезелде.

     «СТК»  җаваплылыгы чикләнгән оешманың генераль директоры Рафаэль Байназаров аңлатуынча, икенче этап эшләре 80 процентка үтәлгән һәм аларны октябрь ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: