Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 август 2024, 11:15

Быел 6 зур чүплектән котылачакбыз

Тирә-ягыбыз чиста, тәртиптә булырга тиеш.

Быел 6 зур чүплектән котылачакбыз
Быел 6 зур чүплектән котылачакбыз

    Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов федераль, республика хакимият структуралары, шулай ук көч блогы җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Утырышта «Экология» милли проектын үтәү, аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын модернизацияләү турында фикер алыштылар.

     Хәзерге вакытта Башкортстанда 245 законсыз чүплек бар. Зур  чүплекләрне бетерү бара. Әйтик, «Экология» милли проекты ярдәмендә быел  6 зур законсыз чүплекләр бетерелә, шуларның 4сендә эшләр төгәлләнгән инде.

  Чүплекләрне бетерүгә 1,5 млрд сум бүлеп бирелгәнЭшләрнең сыйфатын күзәтчелек ведомстволары белән берлектә баш федераль инспектор контрольдә тота.

   Чүп реформасы башланганнан бирле Башкортстанда 25 каты көнкүреш калдыклары полигоны, 15 чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелде, калдыклар өчен җиһазландырылган мәйданчыклар һәм контейнерлар саны өч тапкырга артты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: