Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 август , 10:20

Үсеш темплары буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе – Башкортстанда

Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк һәм  “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектлары кысаларында авылда бизнеска ярдәм итүгә һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә, дип хәбәр итә төбәкнең авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше темплары буенча илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бүген республикада 445 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе объекты эшли, шуларның 259ы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Ә төбәкнең авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе объекты кеременең гомум күләме үсеш темплары  ел саен 35-40% процентка артканда 3 млрд сумга җитте.   

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: