Башкортстанда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Монда юл һәм транспорт инфраструктурасының торышы сизелерлек роль уйный. Бу өлкәдәге яңа проектлар хөкүмәттәге махсус тармак киңәшмәләрендә – Башкортстан Башлыгы инициативасы белән даими үткәрелә торган “Транспорт сәгатьләре”ндә карала.
"Безнең территориябез зур. Башкортстан – Русия Федерациясендә автомобиль юллары озынлыгы буенча икенче төбәк. Шуңа күрә транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләре безнең өчен зур әһәмияткә ия”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Алга киткән юл инфраструктурасы – тормышның югары сыйфатын тәшкил итүче нәрсәләрнең берсе. Узган бишьеллыкта Башкортстанда юллар төзүгә, реконструкцияләүгә, ремонтлауга һәм карап тотуга 153 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Биредә эш күләменең үсеш темплары ел саен 20% процентка артты. Саннарда – бу 8 мең чакрымнан артык автомобиль юлы һәм 9 мең метр күперләр.
Бу юнәлештә эш дәвам итә. Менә бер мисал – шушы көннәрдә Салават шәһәрендә Беренче Май һәм Төзүчеләр урамнары киселешендә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында яңа светофорлар урнаштырганнар. Светофор объектлар “г” формасындагы стойкаларда турыдан-туры машина юлы өстендә эшләнгән, бу аларны күренеп торучан һәм функциональ итә.
Чыганак: bashinform.ru