Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 август , 14:21

Кафелар кирәк

 “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында 450 юл яны сервисы объекты төзү һәм шул ук санда модернизацияләү планлаштырыла.

Кафелар кирәк
Кафелар кирәк

 “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында 450 юл яны сервисы объекты төзү һәм шул ук санда модернизацияләү планлаштырыла.

- Былтыр Башкортстанда 304 яңа юл яны сервисы объекты сафка кертелде һәм 307се модернизацияләнде, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Бүген Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә 4,5 млрд сумнан артык инвестицияләр белән 44 проект кертелгән. Быел без темпларны тагын да арттырырга һәм 450 юл буе сервисы объектларын сафка кертергә, шул ук санда модернизацияләргә планлаштырабыз.
2020 елдан башлап, гомум файдаланудагы автомобиль юллары буенда урнашкан объектларда юл хәрәкәтендә катнашучыларга бирелә торган сервисның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән актив эш алып барыла.
- Юл буендагы сервисны үстерү - безнең өстенлекле бурычларның берсе. Хәзер сәяхәтчеләрнең кыска автомобиль сәяхәтләренә кызыксынуы арта, автотуризм бездә популяр. Ә без, кунакчыл төбәк буларак, туризм үсешенең бер факторы - юлчыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә юл буендагы инфраструктураны үстерү бик мөһим, – ди Алексей Гусев.
2020 елдан, юл яны сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чорында, 5,5 млрд сумнан артык инвестицияләр күләме белән 544 яңа объект сафка кертелгән һәм 1,2 млрд сумга якын инвестицияләр күләме белән 581 объект модернизацияләнгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: