Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 август , 13:26

Көнбагыш мае Кытайга китте

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты ярдәме белән Башкортстанның ике эре май предприятиесе 3,4 мең тонна чистартылмаган көнбагыш маен Кытайга озаткан.

БР авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, продукцияне Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәлеге белгечләре караган. Продукция үрнәкләре 157 тимерюл флекситанкыннан алынган һәм лабораториядә тикшерү үткән. Идарәлек мәгълүматлары буенча, чистартылмаган көнбагыш мае импортер-илнең фитосанитар таләпләренә җавап бирә.

Ил президенты Владимир Путин карары белән 2019 елдан тормышка ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты яңа икътисади бәйләнешләр булдыру һәм Русия товарларын чит илгә экспортлауны үстерүгә юнәлтелгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: