Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 август , 13:16

Дәваханәдә ике машина арткан

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Илеш районы үзәк дәваханәсе автопаркы ике Lada Niva маркалы автомобиле белән тулыландырылды.   

Дәваханәдә ике машина арткан
Дәваханәдә ике машина арткан

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Илеш районы үзәк дәваханәсе автопаркы ике Lada Niva маркалы автомобиле белән тулыландырылды.   

Бу машиналарда табиблар кичектергесез ярдәм таләп ителгән чакыруларга чыгачак. Шулай ук әлеге машиналар авыруларны дәваханәгә илтер өчен һәм ерак авылларга дарулар илтер өчен кулланылачак. Уңайлык өчен транспорт кондиционер һәм алгы утыргычларны җылыткыч белән тәэмин ителгән.  

–“Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” проектын тормышка ашыру табиблар һәм шәфкать туташлары өчен уңайлы эш шартлары тудырырга булышлык итә. Ә бу үз чиратында район үзәгеннән еракта яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә, – ди баш табиб Разеда  Гатауллина.

“Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль проекты “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында 2022 елдан алып тормышка ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: