22-24 август көннәрендә Уфа халкы һәм кунаклары ачык һавада югары сәнгать әсәрләре белән таныша алачак. Бүген зур концертның ачышында дөнья музыка сәнгате йолдызлары - Денис Мацуев, Илдар һәм Аскар Абдразаковлар катнашачак. Дөньякүләм танылган пианист, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Денис Мацуев оркестр белән берлектә Чайковскийның Беренче фортепиано концертын башкарачак.
23 август бер сәхнәдә Башкортстан һәм Үзбәкстанны берләштерәчәк. Артур Назиуллин, Женисбек Пиязов һәм башкалар Башкортстанның Дәүләт оркестры белән берлектә иң танулы, дәрәҗәле, данлыклы классик әсәрләрне башкарачак.
Фестивальнең ябылу чарасында Дмитрий Крюков идарәлегендә беренче тапкыр Совет мәйданында легендар Е. Светланов исемендәге Русия дәүләт окестры чыгыш ясаячак.
Ил президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Мәдәният” милли проекты кысаларында узучы бу чара Уфаның 450 еллыгына багышланган иң зур музыкаль чараларның берсе. Фестиваль Совет мәйданында уза. Керү ирекле. Башлана 19.00 Һава торышын исәпкә алып, кулчатырларыгызны алырга онытмагыз, дуслар!