Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 август , 11:50

Төнге велоузыш үтте

Стәрлетамакта өченче ел рәттән оештырыла ул.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Төнге велоузыш Стәрлетамакта «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры китереп үткәрелде.

Чарада 4,5 мең Стәрлетамак кешесе һәм шәһәр кунаклары катнашты. Алар театр-концерт берләшмәсе мәйданында җыелдылар. Башта старт номерлары һәм кыскача разминка бирелде. 21:00 сәгатьтә йөгерешкә старт бирелде. Алар театр-концерт берләшмәсе мәйданында финишка килеп җиттеләр.

"Стәрлетамак өченче ел рәттән төнге велоузыш оештыра. Ул активлык, бердәмлек һәм шәһәребезгә мәхәббәт символына әверелде", - дип ассызыклады шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: