Юл кырыйларын төзекләндерү Бәләбәй − Николаевка − Туймазы — Бакалы юлының ике участогында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча уза.
"Бәләбәй − Николаевка − Туймазы — Бакалы юлы Башкортостан Республикасының берничә районының торак пунктлары өчен транспорт элемтәсен тәэмин итә. 2024 елга планда - 16,1 километр озынлыктагы юл өслеген яңарту", - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.
Эшләр Кендектамак һәм Субхангол авыллары янындагы гомум озынлыгы 5,6 км булган ике участокта алып барыла. Төзекләндергәннән соң, подрядчы оешмасы юл билгеләре ясауга керешәчәк.
2024 елда Башкортстанда барлыгы 60,5 км терәк юл челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Эшләр 26 объектта башкарылачак. Алар район үзәкләрен Уфа белән тоташтыручы трассаларда, шулай ук мөһим туристлык объектларына, транспорт һәм логистика узелларына, эре сәнәгать предприятиеләренә яисә кластерларга илтүче юлларда урнашкан.