Уфа-Чишмә юлында «хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Зубово һәм Нижегородка бистәләре арасындагы участокка асфальт түшиләр.
Подряд оешмасы иске асфальтны кисеп алгач, әле яңасын җәяргә керешкән. Аннары юл кырыйларына махсус юл тамгалары төшереләчәк. Эшчеләр Зубово — Нижегородка участогында эшләрне сентябрь ахырына кадәр тәмамларга уйлыйлар, тик яңгырлар гына явып планнарны бозмасын!
Башкортстанда юлларны ремонтлау программасы - иң мөһиме булып тора. Айга бер мәртәбә Республика йортында "Транспорт сәгате" — Хөкүмәт әгъзалары, махсуслаштырылган предприятиеләр, шәһәр һәм район башлыклары катнашында киңәшмә үткәрелә, анда транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре карала. 2019 - 2023 елларда Башкортстанда 8,4 мең километрдан артык юл һәм 9 мең метрдан артык күпер ремонтланган. Алардан «хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 1,5 мең км юл һәм 15 күперне тәртипкә китергәннәр, аларның гомуми озынлыгы 1,3 мең метрга якын. Агымдагы елда төбәктә, план буенча, 1,1 мең км юл һәм 419 п. м. озынлыктагы 8 күпер ремонтланырга тиеш. "Алама юллар — ул зур бәла инде, кешеләрнең ул ачуын чыгара, республикада начар юллар булырга тиеш түгел дип уйлыйм", — дип белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.