Белоретның тимер чыбык, чылбыр һәм пружиналардан эшләнмәләр җитештерүче «УфаПром» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектына керү алдыннан чираттагы тикшерү этабын узды.
"Предприятиегә Башкортстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр Төбәк Үзәге хезмәткәрләре турыдан-туры бәя бирде. Предприятие квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән, җитештерүне киңәйтү белән шөгыльләнә, үз лабораториясе бар, ул эшләнмәләрне сынауның бөтен комплексын диярлек үткәрә. Киләчәк планнарда - алга таба техник һәм технологик яктан үсү. Сакчыл җитештерү инструментлары куелган бурычларга ирешергә ярдәм итәчәк", - диде БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары-БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Чыганак һәм фото: bash.news