Дәүләкән районы предприятиесе Үзбәкстанга сыра җитештерү өчен 556 тонна арпа озаткан. Аның сыйфаты импортер-ил таләпләренә тулысынча җавап бирә. Тикшерүләрдән соң арпада куркыныч тудыручы организмнар табылмаган.
Күптән түгел "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе Мәләвез районы авыл хуҗалыгы предприятиесенең Казахстанга экспортка әзерләнгән 605,6 тонна арпасын тикшергән.
Мәгълүм булуынча, илдә "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык" программасы тормышка ашырыла. Әлеге проект 2030 елга кадәр чимал һәм энергетик булмаган товарларның реаль экспорты үсешен 2020 елга караганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү бурычын куя.
"Башинформ" буенча.