Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 август , 10:16

Районда берьюлы өч ФАП ачылды

Соңгы 4 ел эчендә генә 300дән артык модульле конструкция төзелде.

Районда берьюлы өч ФАП ачылды
Районда берьюлы өч ФАП ачылды

Гафури районының берьюлы өч авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа ФАПлар Бурлы, Карагай һәм Ибраһим авылларында ачылды. Яңа медицина объектлары төзелүенә "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасы булышлык иткән.
Хәзер районның әлеге өч авыл халкы сыйфатлы шартларда медицина ярдәме ала алачак. Яңа ФАПларда канализация, җылыту системасы үткәрелгән, кирәкле җиһаз һәм корылмалар урнаштырылган.
Билгеле булуынча, республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстандагы искергән ФАПларның барысын да яңарту бурычын куйды. Соңгы 4 ел эчендә генә 300дән артык модульле конструкция төзелде. Алар ФАПлар, табиб амбулаторияләре, гомум практика табиб офислары. Быел ел ахырына кадәр 38 ФАП, 10 амбулатория, 3 табиб офисы һәм 1 участок дәваханәсе аякка бастырылырга тиеш.

БР Сәламәтлек министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: