Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 август , 09:06

Бал бәйрәме дусларын җыйды

Анда умартачылар көч сынашты. 

Кичә, 14 августта, Яңавыл шәһәрендә гадәттәгечә “Бал Ыспасы” бәйрәме узды.

Аның кысаларында концерт оештырылды, конкурслар үткәрелде һәм бал ярминкәсе гөрләде. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты максатларын күз уңында тотып уздырылды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булып Башкортстан Дәүләт Җыелышының Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Вәҗигатов булды. Килгән кунаклар район хакимияте башлыгы белән бергә ярминкәне карады, умартачыларның продукциясе белән танышты, яңавыллыларны бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәмдә район умартачылары төрле сорттагы бал тәкъдим иттеләр. Бал кәрәзләрен, шулай ук перга, прополис, серкә кебек умартачылык продуктларын сораучылар күп булды.

Умартачылар конкурсында “Иң яхшы бал” номинациясендә – Фларис Абзалов, “Иң яхшы умартачы” номинациясендә – Ришат Фәррахов, “Иң яхшы сәүдә павильоны” номинациясендә Динар Фәттахов җиңүче дип танылды. Аларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: