Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 август 2024, 20:06

Товар әйләнеше 32 процентка арткан

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның беренче яртыеллыгында БРның Үзбәкстан Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32,3%ка арткан. Әлеге ил белән товар әйләнеше 80% тан артыграгы Башкортстан товарлары экспортыннан торды. Бу хакта БРның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Үзбәкстанга экспорт товарлары күләме дә сизелерлек артты. Быелның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча алар 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30,8%ка арткан. 2024 елның гыйнвар-март айларында Башкортстаннан Үзбәкстанга күбесенчә минераль продукция, химия сәнәгате продукциясе, каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре китерелде, – дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Моннан тыш, Үзбәкстан азык-төлек товарларын һәм чималны импортлаган, шул исәптән сөт продукциясе, йомырка, бал, бөртеклеләр, металлар һәм алардан эшләнмәләр, машина төзелеше продукциясе, башка товарлар, текстиль, текстиль эшләнмәләр һәм аяк киемнәре. Россиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Азат Аскаров билгеләп үткәнчә, әлеге ил белән партнерлык элемтәләрен үстерүгә шулай ук уртак проектлар да ярдәм итә. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: