Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында тиздән яңа мәдәният йорты төзелә башлаячак, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә. Ул “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзеләчәк.
Гомуми мәйданы 897 квадрат метр булган бер катлы бинада 150 урынга исәпләнгән тамаша һәм хореография залы булачак. Моннан тыш, бинада дәвалау физкультурасы өчен бүлмәләр, китапханә каралган. Шулай ук драмтүгәрәк эшләячәк, аэробика буенча дәресләр үткәреләчәк.
Объектның бәясе 126,15 млн сум тәшкил итәчәк. Яңа Мөслимдә мәдәният йортын төзеп бетерү 2025 елның августына планлаштырыла. «Мәдәният» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.