«Агростартап» гранты ярдәмендә Фаил Гыймалтдинов 2,8 млн сумга «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында сөт эшкәртү өчен җиһазлар һәм кара-чуар токымлы 15 тана сатып алган.
2023 елның ноябрендә Фаил Гыймалтдинов Балтач районы хакимиятенә үз бизнесын ачу планнары белән мөрәҗәгать иткән, ә аннары “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашкан. Ул вакытта аның шәхси хуҗалыгында 9 баш эре мөгезле терлек, үз көтүлеге һәм терлек азыгы әзерләү мәйданнары була.
-Урыннарда эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында консультацияне муниципалитетның бизнес-шерифыннан алырга мөмкин.
2019 елда республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән кертелгән әлеге ярдәм институты үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, – ди Башкортостан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.