Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 август 2024, 11:40

Башкортстан Казахстанга зур партия арпа экспортлады

Экспертиза шуны күрсәтә - арпаның сыйфаты өчен кайгырырлык түгел.

Башкортстан Казахстанга  зур партия арпа экспортлады
Башкортстан Казахстанга зур партия арпа экспортлады

   Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Мәләвез районы авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан Казахстанга экспортлау өчен әзерләнгән 605,6 тонна азык-төлек арпасын контрольдә тотты.

  Таможня берлеге таләпләре нигезендә Башкортстан сынау лабораториясендә арпа үрнәкләре лаборатория экспертизасы узды.

"Экспертиза нәтиҗәләре буенча, арпа үрнәкләрендә карантинлы зарарлы организмнар табылмады. Продукция Таможня берлегенең фитосанитария хавефсезлеге таләпләренә тулысынча туры килә", - дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында.

   Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: