Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 август 2024, 16:23

Урман шаулап үсә

Кемнәр урлап кисә?

Урман шаулап үсә
Урман шаулап үсә

Кемнәр урлап кисә?

 

Быел, былтыргы шушы чор белән чагыштыруга караганда, законсыз рәвештә урман кисә очраклары 2,4 тапкыр кимегән.  Ә гомум зыян яртылаш кимегән.

Урманны яшертен талап кисүчеләргә каршы көрәш дәвам итә.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы бу эшне В.Путин фәрманы буенча кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында алып бара.

 2024 елда 151 законсыз урман кисү очрагы теркәлгән (1906 куб. м.) Зыян 38 млн. сум тәшкил иткән.

- “Кара урман кисүчеләр”гә каршы эшне дистанцион космик мониторинг ярдәмендә алып барабыз. Мониторингланучы мәйданнар елдан-ел арта.

Әлегә гомум урманнар мәйданының 92 % шундый күзәтү астында. Шул нәтиҗәдә, 2024 елда 22% артык законсыз урман кисү очрагы теркәлде, – ди БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: