Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 август , 13:35

Талкас тын алып калгандыр

Ял иткән урыныңны җыештырып китү шулкадәр авырмы ул, ә, кешеләр?

Талкас тын алып калгандыр
Талкас тын алып калгандыр

Ял иткән урыныңны җыештырып китү шулкадәр авырмы ул, ә, кешеләр?

 

Баймак районында Башкортстандагы иң матур күлләрнең берсе – Талкас  бар.  Анда ял итәргә килүчеләр ифрат күп. Ял – яхшы, әмма кешеләрнең барысы да үзе артыннан җыештырып китми. Шуңа күрә, шул тирәдә яшәүчеләргә мәшәкать шактый төшә.

 

Талкас күле буенда узган зур өмәдә дә олысы-кечесе катнашкан.  Алар арасында Башкортстан Экология министрлыгы, белем йортлары, район хакимияте вәкилләре, водолазлар да булган.

 

Бу эшне РФ Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров оештырып җибәргән.

Өмәчеләргә мөрәҗәгать итеп, экологик акцияләрнең туган як табигатен саклауда никадәр мөһим булуын ассызыклап үткән.

Аннары һәркемгә перчаткалар, капчыклар бирелгән, алар ике төркемгә бүленеп, күл буенда эшләгәннәр.

Анда ниләргә генә тап булмаган өмәчеләр: балык ятьмәләре дә, пыяла шешәләр, консерва банкалары, пыяла ватыклары,  тәмәке төпчекләре, пластик шешәләр, салфеткалар...

 

“Экология” гомумдләт проекты буенча уздырылучы чаралар гына һәр кешенең йөрәгенә барып җитми әле, димәк.

Әлфия, Сәлимә исемле өмәче хатын-кызлар тәэссоратлары  белән бүлешеп, мондый изге эшләрдән читтә кала  алмаулары, саксыз мөнәсәбәтнең табигатькә зур зыян салуы турында фикерләрен белдерде.

 Бергә эшләсәк, ачык табигатьтә ял урыннары чистарак булыр, ди кызлар. Андый актив кешеләрнең күп булуы шатлыклы күренеш.

 

Талкас күле буенда мондый өмәләр  2021 елдан бирле уздырыла.

Беренче елны 30 кеше катнашса, былтыр аларның саны 150гә җиткән.

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: