Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 август 2024, 08:23

Парк - халыкның яраткан урыны

Бакалының "Көнбатыш" паркы төзекләндереләчәк.

bashnews.ru
Фото:bashnews.ru

Бакалы авылында «Көнбатыш» паркын «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзекләндерәчәкләр.

Территориядә балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалачак, аларда резина өслек ясалачак һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак.

Милли проект буенча паркны төзекләндерү 2020 елдан алып барыла. Беренче этапта аның территориясендә асфальт-бетон юллар ясалган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган. 2021 елда автостоянка төзегәннәр, фонарьлар һәм видеокүзәтү камералары урнаштырганнар. 2022 елда анда  аллея булдырганнар, беседкалар ясаганнар, агачлар утыртканнар һәм җәмәгать киңлеген бизәгәннәр. Проект барышында 2023 елда паркның бер өлешен төзекләндергәннәр һәм павильоннар белән сәүдә мәйданчыгы төзегәннәр.

Яңа паркка халык ихтыяҗы зур. Алар анда скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр, велосипедларда, роликларда һәм самокатларда йөриләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: