Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 август , 01:30

Чишмәнең Җиңү паркына сез дә килегез!

Чишмәнең Җиңү паркына сез дә килегез!
Чишмәнең Җиңү паркына сез дә килегез!

Чишмә районының Чишмә поселогында Җиңү паркы яңартыла. 20 мең кв. метрдан артык территориядә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча заманча иҗтимагый киңлек проекты гамәлгә ашырылды, ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән мөмкин булды.

Паркны яңарту 2020 елда башланды, диделәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. Төзекләнднерүне мәйданга брусчатка салудан башладылар.

Балалар мәйданчыгы булган зур аланда хәзер чишмәлеләр өчен матур аллея барлыкка килгән. Аның тирәли чыршы үсентеләре утырттылар, балалар мәйданчыгында җирне монолит резина белән капладылар.

Киләсе елларда эш дәвам итәчәк, эскәмияләрне яңартачаклар, ут баганалы барлыкка киләчәк.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: