Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә сәүдәгәр Зубилов йорты яңартыла. Былтыр бу объект “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының рейтингында җиңүчеләрнең берсе булган. Бу хакта Дүртөйле районы хакимияте хәбәр итә.
Сәүдәгәр Зубилов йорты – ул XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы бина. 1918 елда анда Александр Чеверевның партизан отряды штабы урнашкан. Революциядән соң әлеге бинада – башта военкомат, аннан автовокзал, аннан "Коммунальник" торак-коммуналь хуҗалыгы була.
Шәһәр халкы ял итү өчен уңайлы урында урнашкан объект яны территориясендә заманча яктырткычлар һәм эскәмияләр урнаштырылган, яңа брусчатка салынган. Биредә сәнгать практикасы үзәген, музей һәм сувенирлар кибетен урнаштыру һәм туристларны җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук киңкүләм чаралар уздыру өчен дә яхшы урын булачак.