Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 август , 11:22

Сәламәтлек - игътибар үзәгендә

Владимир Путин указы белән 2019 елдан алып тормышка ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, Кырмыскалы районының Арслан авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты төзелә.

 Шулай ук быел Башкортстанда 129 сәламәтлек саклау хезмәткәре гомум 144,5 миллион сумлык ярдәм алачак. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары уңышлы тормышка ашырыла. Быел түләүләрне 33 табиб һәм 46 фельдшер алачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләләренә аерым игътибар бүлә. Республика медицина хезмәткәрләренә булдырылган ярдәм чаралары буенча ил буенча алдынгылар рәтендә. Зур булмаган медицина учреждениеләрендә эшкә урнашкан терапевтлар, педиатрлар, гомум практика табиблары түләүләргә исәп тота ала.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: