Салават шәһәренең үзәк китапханәсендә капиталь ремонт төгәлләнә. 2023 елда әлеге учреждение “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелгән модельле китапханәләр булдыру конкурсы җиңүчеләре исемлегендә.
-Ремонтка ябылган китапханә белгечләренең ни дәрәҗәдә җитез һәм профессиональ эшләве күренеп тора инде. Озакламый китапханәгә килгән һәр кеше мәгълүмат кенә түгел, иҗат һәм үзаллы үсеш өчен уңайлы мәйдан да табачак, - ди аның директоры Жанна Живодробова.
Моннан тыш, китапханәдә китап фонды яңартыла. Ул 2,3 меңнән артык басма белән тулыландырылачак. Исемлектә классик һәм заман әдәбияты, справочниклар, шулай ук эре шрифтлы басмалар бар.
Элек шәһәрнең үзәк китапханәсендә үсмерләр һәм өлкәннәр генә хезмәтләндерелсә, хәзер бирегә балалар да килә алачак. Алар өчен фонд булдыруга аерым игътибар бүленә. Кечкенә салаватлылар интерактив, 3D- һәм 4D-китаплар, панорама-китаплар һәм уенчык-китаплар белән таныша алачак.
“Мәдәният” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан тормышка ашырыла.