"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү" милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Башкортстан брендлары” телешоу-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда креатив индустрия өлкәсендә эшләүче һәм куллану товарлары һәм азык-төлек продуктлары җитештерү буенча төбәк брендларын популярлаштыручы эшкуарлар катнаша ала.
- Гадәттә кече предприятиеләрнең һәм үзмәшгульләрнең үз продукциясен киңкүләм мәгълүмат чараларында рекламалау өчен финанс ресурсларында чикләнгән. Әмма әлеге телепроект бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә. Катнашучылар үз товарын һәм брендын төбәк мәгълүмат кырында этәрү мөмкинлеге алачак, - ди Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Конкурс инде өченче тапкыр үткәрелә. Телешоу-конкурс берничә этапта узачак. Беренче этапта гаризалар электрон формада кабул ителә. Икенче этапта ачык халык онлайн-тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәләре буенча республика халкының иң күп тавышын җыйган 12 ярымфиналчы сайлап алыначак. Өченче этап - БСТ телеканалында конкурсның телевизион өлеше, анда катнашучыларны мастер-класслар, сынаулар, уен ситуацияләре көтә, нәтиҗәдә жюри өч җиңүчене сайлап алачак.
Телешоу-конкурста катнашуга гаризаны 25 августка кадәр интернет-ресурс конкурс.РФ аша сылтама буенча җибәрергә мөмкин.