Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 август , 15:18

Яңа төр имплант өстендә эшлиләр

Материал нейрохирургик операцияләрдә, теш казнасы-йөз хирургиясендә, файдаланылачак.

Яңа төр имплант өстендә эшлиләр
Яңа төр имплант өстендә эшлиләр

Башкортстан дәүләт медицина университетының аддитив технологияләр лабораториясендә РЕЕК дип аталган яңа материал белән эшли башлаганнар. РЕЕК материалын файдалану имплантлар әзерләү технологиясен гаять югары төгәллектә эшләү мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге вакытларда лабораториядә РЕЕК материалы белән 3D нәшер итү режимы буенча күнекмәләр бара. Өр-яңа материал һәм корылма университетның "Приоритет-2030" үсеш программасын һәм республика мегагрантын тормышка ашыру чикләрендә сатып алынган. Әлеге үсеш программасы "Фән һәм университетлар" милли проекты программаларының берсеннән санала. Тикшеренүләр Евразия гыйльми-белем үзәгендәге Вузара студентлар кампусы базасында үткәрелә.
РЕЕК (полиэфирэфиркетон) - ул яңа материал, югары температураларга чыдамлы ярымкриссталл полимер. Материал бик күп медицина материаллары арасында аерылып торачак, аның өстенлекләре бихисап. Материал теш казнасы-йөз хирургиясендә, нейрохирургик операцияләрдә файдаланылачак. Җиңел һәм чыдамлы булу - имплантларның төп үзенчәлекләренең берсеннән санала.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: