Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 август 2024, 17:20

Ленин паркы заманча төс алачак

2025 елда Уфада Ленин исемендәге парк яңартылачак.

Ленин паркы заманча төс алачак
Ленин паркы заманча төс алачак


Уфа үзәгендә урнашкан Ленин паркында җәен дә, кышын да кешеләр өзелми. Аеруча аны яшьләр ярата, чөнки биредә алар өчен төрле кызыклы чаралар оештырыла.
Тиздән парк тагын да ныграк күркәмләнәчәк. Ул "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы булышлыгында төзекләндереләчәк.

Проектка ярашлы, биредә сукмаклар яңартылачак, өстәмә яктылык корылмалары урнаштырылачак, кече архитектура формалары урын алачак, яңа агачлар һәм куаклар утыртылачак. Паркта шулай ук тематик мәйданнар пәйда булачак.
Быел исә Уфада "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы булышлыгы белән Башкортстан урманчылары исемендәге парк зур яңарыш кичерә. Кече һәм зур спорт мәйданнары, балалар мәйданчыгы ясала, велосипедчылар юлы, җәяүлеләр өчен сукмаклар салына.
2019 елдан алып Башкортстанда федераль ярдәм белән 683 объект төзекләндерелегән. Шуның 123-е - быел яңартылган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: