Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 август 2024, 14:45

Эшкуарлар лизинг компаниясе ярдәмен файдалана

Быел аны 31 субъект файдаланган.

Эшкуарлар лизинг компаниясе ярдәмен файдалана
Эшкуарлар лизинг компаниясе ярдәмен файдалана
"ДЕПО" сәүдә үзәгендә "Төбәк лизинг компаниясе" предприятиесе булышлыгында "Пиццерия" һәм "Грузин кафесе" - җәмәгатьчелек туклану нокталары ачылды.  "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү" милли проекты чикләрендә лизинг компаниясе  Русиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән корылмалар сатып алу өчен 3,7 млн. сум акча бүлгән.
2024 елның тәүге 6 ае эчендә ташламалы лизинг белән урта һәм кече эшкуарлыкның 31 субъекты файдаланган. Бу былтыргы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 34,8 процентка күбрәк. 146 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
Төбәк лизинг компаниясе булышлыгында эшкуарлар мөһим корылмалар сатып алуга, искеләрен зур чыгымнарсыз  яңартуга ирешкәннәр. "Бу аеруча тиз үсүче технологияләр белән эшләүче тармаклар өчен үтә мөһим",- ди республика эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Ташламалы лизинг программасы төбәктә урта һәм кече эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән.
Белешмә: Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү әһәмияте турында сөйләгәндә Төбәк лизинг компаниясе кебек төбәк эшкуарлыгы институтларының актив эшчәнлекләрен даими билгели.
Төбәк лизинг компаниясе һәм аның продуктлары турыдагы мәгълүматлар белән аның сайтында тулысынча танышырга мөмкин.
+7 (347) 222-46-16 телефоны буенча кызыксынган сорауларга җавап алырга мөмкин.
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: