Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 август , 12:01

Товарга реклама кирәк

Ә аның өчен акча кирәк.

https://bash.news
https://bash.news

1 августта “Башкортстан брендлары” телешоу-конкурсы старт алды. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Бәйге инде өченче тапкыр үткәрелә. Анда креатив индустрия өлкәсендә эшләүче, куллану товарлары һәм азык-төлек продуктлары җитештерү буенча төбәк брендларын этәрүче эшкуарлар һәм үзмәшгульләр бушлай катнаша ала.

Беренче этапта гаризалар электрон формада кабул ителә. Икенчесендә – ачык онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 ярымфиналист сайлап алына. Өченче этап – БСТ каналында конкурсның телевизион өлеше, анда катнашучыларны мастер-класслар, сынаулар көтә. Аларның нәтиҗәләре буенча жюри өч җиңүчене сайлап алачак.

“Гадәттә вак һәм кече предприятиеләрнең, шулай ук үзмәшгульләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында үз продукциясен рекламалау өчен финанслары чикле. Һәм әлеге телепроект бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә. Катнашучылар үз товарларын һәм брендларын төбәк мәгълүмат кырында этәрү мөмкинлеге алачак”, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: