Башкортстанда Благовещенск-Павловка юлының тагын бер участогында ремонт эшләре тәмамланды.
Башкортстанда Благовещенск-Павловка юлының 2,8 км озынлыктагы участогы вакытыннан алда ремонтланып бетте, дип хәбәр иттеләр Юл хуҗалыгы идарәсендә. Ремонт барышында биредә юл өслеге тигезләнгән, юл кырыйлары ныгытылган һәм билгеләр куелган.
Быел бу юлның гомум озынлыгы 12,7 км булган биш участогын ремонтлау каралган. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.
Бу трасса республика халкы һәм туристлар ял итәргә яраткан Павловка сусаклагычына алып бара. Шуңа әлеге юлны ремонтлау бик мөһим.
Благовещенск-Павловка юлының гомум озынлыгы 65 километрдан артып китә. 2022 елдан 2023 елга кадәр әлеге трассаның 12 километрдан артыгы ремонтланган. 2024 ел башына 48,9 км юл нормативларга туры килгән.