2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Башкортстан – кече һәм урта бизнес үсеше темплары буенча лидерлар рәтендә.
Кече һәм урта эшкуарлары субъектларының бердәм реестрына ярашлы, республикада 132,3 меңнән артык кече бизнес вәкиле эшли. Бер ел эчендә үсеш биш процент тәшкил иткән, бу уртача Русия күрсәткечләреннән артып китә. Бу хакта төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко атналык оператив киңәшмәдә җиткерде.
– Үзмәшгульләр саны да артты, аларның саны 226 меңнән артып китте. 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча үзмәшгульләрнең гомум кереме 13 млрд сумнан артык тәшкил итте, – диде Зөһрә Гордиенко. – Кече бизнес өлкәсендә 560 мең кеше эшли. Мәшгульләр саны буенча без “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты тарафыннан билгеләнгән планлы күрсәткечне арттырып үтәдек.
Республикада эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча актив эш дәвам итә. 2024 елда бу максатларга 1 млрд сум каралган, шуның 445 млн сумнан артыгы – милли проектны гамәлгә ашыруга.
Башкортстанда ярдәм чаралары арасында – социаль эшкуарларга грантлар бирү, бизнесны үстерүнең муниципаль программаларын уртак финанслау, эшкуарлыкны үстерүнең төбәк институтларына финанс ярдәме күрсәтү. Республиканың 13 шәһәрендә һәм районында “Минем бизнес” үзәге офислары эшли, алар 5 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Бизнес-шерифлар тарафыннан атна саен “Эшкуарлык сәгатьләре” уздыру практикасы дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү өчен җаваплы шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары урынбасарлары (бизнес-шерифлар) белән киңәшмә оештырырга кушты.
– Бизнес-шерифлар белән аралашырга, аларның кәефен белергә, нинди мәсьәләләр барлыгын тикшерергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Мондый очрашулар безнең алдагы гамәлләребезне дөрес билгеләргә ярдәм итә.